Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара район Башкарма комитетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды

Урам-юл челтәрен кышкы карап тотуга аерым игътибар бирелде.

Кукмара район Башкарма комитетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды. Аны комиссия рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Комиссия утырышы барышында районда юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле мәсьәләләр каралды. Урам-юл челтәрен кышкы карап тотуга аерым игътибар бирелде.

Быелгы кыш кар-бураннарга аеруча бай. Шуңа бәйле рәвештә, коммуналь хезмәтләргә бу кадәр зур күләмле эшне тиз арада башкару мөмкин түгел. Күп кенә ата-аналар ул-кызларын балалар бакчасына, мәктәпләренә алып килгән вакытта автомобильләрен еш кына юл читендә калдырып китәләр, шул рәвешле авария хәле тудыралар. Районның ЮХИДИ хезмәте ата-аналарга әлеге хәлгә аңлап карарга, шәхси транспортны парковкаларда калдырып, балалар учреждениесенә сабыйларны җәяү илтергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев