Кукмара районының иң өлкән кешеләренең берсе — 101 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыева котлаулар кабул итте
6 онык, 16 оныкчык, 1 оныкчыгының кызы өчен яраткан әби, дәү әни ул.
Районыбыздагы иң өлкән кешеләрнең берсе, Березняк авылында яшәүче 101 яшьлек Фәһимә апа Зәйнәгыева Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Тылсым» үзәге директоры Руслан Шәрипов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар килде, үзләренең изге, җылы, матур теләкләрен ирештерде, бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Фәһимә апа бүгенге көндә улы Альберт, килене Фәния, кызы Заһидәнең кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Сөбеханалла, күзләре яхшы күрә, колаклары ишетә, хәтере дә менә дигән. Гасыр әбисе тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерә, кызганыч, иң олысы инде вафат. 6 онык, 16 оныкчык, 1 оныкчыгының кызы өчен яраткан әби, дәү әни ул.
«7 яшемдә әтисез калдым. 16 яшем тулгач, Бурят-Монголиягә вербовать ителдек. Казаннан өч эшелон халык колхозга эшкә җибәрелде ул вакытта. 19 көн юлда булдык. Рәис бик яхшы кеше иде. Безне тимер юл станциясеннән ике машина белән каршы алдылар. Көнгә бер гектар җир сукаладым, ат, сыер җиктем, эшләмәгән эшем калмады. Килешү нигезендә анда алты ел эшләдек. Аннан кайткач, бер елдан тормышка чыктым. Тырышып хезмәт куйдым, балалар үстердек. Хәзер өйнең түрендә кунак кызы шикелле утырам. Тормышлар бик матур. Ил-көннәр тыныч булсын, һәркем саулыкта, муллыкта яшәсен», — дип искә алды үткәннәрне Фәһимә апа.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев