Кукмара районында яшәүчене кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул административ җәзага тартылган хәлдә, исерек килеш автомобиль йөртүдә гаепләнә.
Исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган ир-ат 2025 елның 25 мартында иртән кабат исерек килеш Шевролет Клас маркалы автомобиль белән Кукмара шәһәренең Казанцев урамы буйлап хәрәкәт итә. Шунда аны дәүләт автонспекциясе хезмәткәрләре туктата һәм алга таба машина белән идарә итүдән читләштерә.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев