Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләрне «Экояз-2024» конкурсында катнашырга чакыралар

«Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында узачак.

Татарстанда 1 апрельдән санитар-чистарту икеайлыгы башлана. Шушы ук көнне «Экояз-2024» бәйгесенә дә старт бирелә. Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов сөйләде. 

«Әлеге чараның төп максатларыннан берсе — табигатьне саклау акцияләренә, шул исәптән санитар-экологик икеайлыкка халыкны күпләп тарту. Ул „Экоярдәмче“ (18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр дигән ике төркем), „Экоберләшмә“ (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һәм башкалар), „Экогаилә“, „Экокоманда“ (балалар бакчалары, мәктәпләр), „Экопартнерлар“ (интернет басмалары, телевидение) „Иң яхшы муниципаль берәмлек“ дигән номинацияләрдә алып барыла. Бәйгедә аерым кешеләр дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, коммерцияле булмаган оешмалар, мәктәп хәрәкәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала», — диде Ленар Әдеһәм улы. 

«Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында узачак. Шуларның һәрберсенә аерым тукталыйк: 

  • Беренче атна — «Кошларга ярдәм ит» (сыерчык оялары ясау, шулай ук аларны элү).
  • Икенче атна — «Без аерым җыю өчен» (икенче чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, җыю пунктларына иске кием-салымнар илтү һәм башкалар).
  • Өченче атна — «Синең гамәлләр» (территорияне җыештыру буенча үткәрелгән чаралар).
  • Дүртенче атна — «Үзгәртү» (чишмәләрне, аларның тирә-юнен төзекләндерү).
  • Бишенче атна — «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне тәртипкә китерү, төзекләндерү, яшелләндерү).
  • Алтынчы атна — «Җиргә бакча бүләк ит» ( агач-куаклар утырту).
  • Җиденче атна — «Хайваннар турында кайгырту» (хайваннар приютына ярдәм һәм башкалар).
  • Сигезенче атна — «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту). 

Ленар Касыймов сүзләренә караганда, катнашучы һәркем марафон биремнәрен үти, шул хактагы мәгълүматны социаль челтәрләргә (бәйге барышында бит ачык булырга тиеш) урнаштыра. Һәр атна ахырында язманың сылтамасын күрсәтеп хисап ясала һәм оештыручыларның электрон адресына Eco.pros@tatar.ru җибәрелә. 

«Һәр чара баллар белән бәяләнә. Иң ахырдан аларның барысы да кушыла, йомгаклау рейтингы формалаштырылып, номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча нәтиҗә ясала. Быел яз ул кадәр ашыгып килмәсә дә, кар астында яшеренеп яткан чүп-чар март ае беткәнче үк баш калкытты. Димәк, территорияләрне, су буйларын, чишмә яннарын тәртипкә китерү буенча оештырылучы өмәләр дә озак көттермәс. Кемдер инде җылы яктан туган якларга кайтучы кошларга оялар ясагандыр. Экология юнәлешендә нинди генә эш башкарсагыз да (ишегалды себерү, бакча, капка төбен тырмалау-себерүме, коллектив белән өмә үткәрүме, сыерчык оясы элүме, тиеш булмаган урындагы чүплекме), фото, видео я булмаса язма әзерләп җибәрә аласыз», — диде ул.

Конкурс турында тулырак әлеге сылтама аша кереп белә аласыз.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ЭкоВеснаКукмор