Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде

Рөстәм Мәхмүтовны видеоконференция форматындагы киңәшмәдә күзәтчелек ведомствосы коллективына тәкъдим иттеләр.

Бүгеннән Кукмара районы прокуратурасын юстициянең өлкән киңәшчесе Рөстәм Рифкать улы Мәхмүтов җитәкли.

Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде

Татарстан прокуратурасының видеоконференция форматындагы узган атналык оператив киңәшмәсендә республика прокуроры Альберт Суяргулов Рөстәм Мәхмүтовны күзәтчелек ведомствосына рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде

Рөстәм Мәхмүтов 1986 елда туган. 2008 елда Казан дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеге буенча белем алган. Яңа билгеләнүгә кадәр Татарстан Республикасы прокурорының оештыру мәсьәләләре һәм башкаруны контрольдә тоту буенча өлкән ярдәмчесе вазыйфасын башкарган.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев