Полиция җитәкчесе урынбасары: Кукмара районында быелның декабрендә алкогольле эчемлек кулланган 12 үсмер ачыкланды
«Бүгенге көндә балаларын тиешенчә тәрбияләү, укыту буенча ата-ана вазыйфаларын башкармаган өчен — 35 әти-әни, төрле хокук бозулар өчен 45 үсмер профилактик исәптә тора», — ди район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Илнар Җиһаншин.
18 яше тулмаган үсмерләр катнашында теркәлгән хокук бозулар саны арткан. Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Илнар Җиһаншин балаларны җинаять юлына этәрүгә китергән төп сәбәпләрне атады, профилактика эшләренә тукталды, үзенең киңәшләрен бирде.
«2024 елда районда биш үсмергә карата 10 җинаять эше кузгатылды һәм алар, тикшерелеп, быелның гыйнварында судка җибәрелде. Үсмерләрнең берсе, 2007 елгы Н., Татарстандагы районнарның берсеннән. Әмма ул хокук бозуны безнең территориядә башкара. Әлеге егет, кабат җинаять юлына басканда, үз төбәгендәге балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә профилактик исәпкә куелган, 2021 елда караклык өчен хөкем ителгән була. Хәзерге вакытта үсмер тору урыны буенча үз шәһәрендә, суд тикшерүе бара. Шулай ук район мәктәпләренең берсендә укучы 4 үсмергә карата да 2024 елның маенда җинаять эше кузгатылды. Ул чагында әлеге егетләрнең өчесе спиртлы эчемлекләр кулланган өчен район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсендә исәптә тора, ә берсе исәптән төшерелгән иде, — ди полиция җитәкчесе урынбасары Илнар Җиһаншин. — Бүгенге көндә балаларын тиешенчә тәрбияләү, укыту буенча ата-ана вазыйфаларын башкармаган өчен — 35 әти-әни, төрле хокук бозулар өчен 45 үсмер профилактик исәптә тора. Быел закон таләпләрен үтәмәгән 98 әти-әни административ җаваплылыкка тартылды. Район суды карары белән алты үсмер 30 тәүлеккә кадәр вакытлыча тоту үзәгендә булып кайтты».
Илнар Җиһаншин билгеләп узганча, үсмерләрнең хокук бозу юлына басуына түбәндәге факторлар еш этәргеч бирә. Болар: балаларның буш вакытлары күп булу һәм аны дөрес үткәрмәү, әти-әни контроленең җитмәве, дусларының йогынтысы, интернет киңлекләрендәге тискәре күренешләр, гаиләдәге аңлашылмаучанлык.
«Кайбер әти-әниләр балаларына тулы ирек бирә. Әмма мин моны дөрес дип санамыйм. Чөнки 14-17 яшьлек үсмерләргә бу чорда юл күрсәтүче, аңлатучы, хата ясаганда дөрес юлга юнәлтә белүче өлкән кеше кирәк. Игътибарның тиешенчә җитмәве дә начар юлга этәрергә, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуның өчен дә әти-әниләрне балаларга карата битараф булмаска чакырам», — ди ул.
Үсмерләр арасында спиртлы эчемлек белән мавыгучыларның булуы да борчу тудыра.
«Быелның декабрендә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле эчемлек кулланган 12 үсмер ачыкланды. Балаларга спиртлы эчемлек сатучыларны ачыклау максатында, хокук сагында торучылар атна саен район территориясендә урнашкан кафе һәм кибетләргә рейдлар оештыра. Тиешле закон таләпләрен үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Мондый битарафлык өчен таләпләр катгый, — ди Илнар Җиһаншин. — Шулай ук имин булмаган, эчү белән мавыгучы, тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләр дә аерым контрольгә алына. Балалар — безнең киләчәк. Аларның бүген ялгыш адымнан саклануы, дөрес тәрбия алуы — иртәгесе көндәге имин җәмгыятьнең нигезе. Әти-әниләрнең игътибары, укытучыларның сизгерлеге, полиция хезмәткәрләренең тырышлыгы — барысы да бер максатка хезмәт итә: үсеп килүче буынны саклау».
Узган ел район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә — 30, быелның 11 аенда 27 утырыш үткәрелгән.
Полиция киңәшләре
Хөрмәтле әти-әниләр!
- Баланың кемнәр белән аралашуын белеп торыгыз.
- Төнлә урамда йөрүен чикләгез.
- Ул-кызыгызның интернетта үткәргән вакытын контрольдә тотыгыз, куркыныч контенттан саклагыз.
- Гаиләдә ачык сөйләшү булсын, үсмер сезне тыңларга һәм ышанырга тиеш.
- Спорт, түгәрәкләр, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүгә этәрегез.
- Законнарга, җәмәгать тәртибенә хөрмәт тәрбияләгез.
- Фото: Илнар Җиһаншинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев