Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы бер кукмаралыдан 150 мең сум күләмендә зыянны түләтү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән

Әлеге акчалар хәзерге вакытта гаепле кеше тарафыннан кире кайтарылмаган.

Кукмара районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап судка гариза белән мөрәҗәгать итте.

Күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында билгеле булганча, районның җәмәгать судьясы карары белән кукмаралы РФ ҖК 159.2 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла, аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнә.

2022 елда ир-ат төзелеш кораллары һәм җиһазлар сатып алу өчен дәүләт социаль килешүе төзи. Әмма ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә кирәкле чек һәм эш кораллары сатып алуны раслаучы документларны тапшырмый. Ә менә алынган 150 мең сум күләмендәге акчаны үзе теләгәнчә файдалана.

Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә 150 000 сум күләмендә матди зыян китерелә, әлеге акчалар хәзерге вакытта гаепле кеше тарафыннан кире кайтарылмаган. 

Хәзерге вакытта әлеге дәгъва гаризасы Кукмара район судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев