Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев: Сабантуй мөбарәк булсын!
«Тормышыбыз мул, йортларыбызда дуслык, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!» – диелә котлауда.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
«Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар. Ихлас күңелдән барчагызны көтеп алган бәйрәмебез — Сабантуй белән котлыйм. Сабан туе — ул язгы чәчү эшләре тәмамлануын билгеләүче, җир батырларына рәхмәт белдерүче, уңышлы хезмәткә дан җырлаучы бәйрәм. Бу көнне без барыбыз да бергә җыелып, халкыбызның бай тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтәбез. Сабантуй безгә кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларыбызны искә төшерә.
Сабантуй бәйрәме һәрберебезгә яшәү көче өстәсен! Бәйрәмнең һәр мизгеле күңелегездә якты хатирәләр калдырсын. Сабантуй мөбарәк булсын! Тормышыбыз мул, йортларыбызда дуслык, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!» – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев