Кукмара 3нче урта мәктәбендә сайлау узды
Укучылар мәктәп үзидарәсе президентын ачыклау өчен тавыш бирде.
Кукмара 3нче урта мәктәбенең актлар залында укучылар белем йорты үзидарәсенең яңа президентын сайлау буенча үз тавышын бирде.
Кандидатлар менә кемнәр иде: Анна Муравьева (8 «А» сыйныф), Ислам Зарипов (8 «Б» сыйныф), Виктория Якимова (8 «В» сыйныф), Анастасия Шахтина ( 8 «Г» сыйныф). Дебат вакытында әлеге укучыларның һәрберсе үз программасын тәкъдим итте, залда урын алган укучыларның сорауларына җавап бирде.
Кандидатларны һәм залда урын алучыларны мәктәп директоры Диләрә Ганиева сәламләде, уңышлар теләде.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең Кукмара районы буенча муниципаль кураторы Гүзәл Шакирова сүзләренә караганда, беренчел бүлекчә рәисен сайлау ел саен һәр мәктәптә оештырыла икән.
«Беренчел бүлекчә рәисе үзенә йөкләнгән эшне оештырырга, җаваплы булырга, төрле чаралардан читтә калмаска һәм проектларны тормышка ашырырга тиеш. Дебатларда теләге булган һәр укучы катнаша ала. Сайлау вакытында рәиснең кем булачагы ачыклана. Алар исә үз чиратларында „Беренчеләр хәрәкәте“ җирле бүлекчәсе рәисе вазыйфасына үзләрен тәкъдим итә алалар», — ди Гүзәл Тәлгать кызы.
Кандидатлар белән дә аралашып алдык.
«Мин фән олимпиадаларында, ярышларда үз көчемне сыныйм. Мәктәп үзидарәсе президенты итеп сайлансам, белем йортында төрле юнәлештәге чараларның күбрәк оештырылуы өчен тырышыр идем. Шулай ук белем бирү системасында практикага күбрәк игътибар бирелүен телим», — диде Ислам Зарипов.
Анна Муравьева — «Беренчеләр хәрәкәте»нең актив вәкиле, яшьармияче.
«Шулай ук мин волонтерлык белән дә актив шөгыльләнәм, фән олимпиадаларында катнашам. Үземне аралашучан дип саныйм. Һәркемне тыңларга һәм гомуми мәнфәгатьләрне яклап чыгарга әзермен», — ди Анна.
Гадел һәм ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Ислам Зарипов рекордлы 101 тавыш җыйды һәм мәктәп үзидарәсенең президенты дип танылды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев