Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Княгор авылында яшәүче Антонина Яканаева: Улларым белән горурланам!

Шушы көннәрдә аңа төпчек улы хезмәт итә торган хәрби частьтан җибәрелгән “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә” дигән истәлек медале тапшырдылар.

“Улларым белән горурланам”, – ди Княгор авылында яшәүче өч ир бала әнисе Антонина ханым Яканаева. Шушы көннәрдә аңа төпчек улы хезмәт итә торган хәрби частьтан җибәрелгән “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә” дигән истәлек медале тапшырдылар. 

Антонина Яканаева тумышы белән Мамадыш районының Олы Шия авылыннан. 8 сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызлары белән Кукмарадагы 39нчы һөнәри училищега укырга килә, итек фабрикасына эшкә урнаша. КамАЗ төзелеше башлангач, районнан бер төркем яшьләр Комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә эшкә китә. Алар арасында язмам герое да була. Ә менә штукатур-маляр булып хезмәт юлын дәвам иткән яшь кызны язмыш җилләре Княгор авылына ничек алып килде икән?

 – Минем әти ягыннан әбием шушы авылдан иде. Кукмарада вакытта атна саен Княгорга кайтып йөрдем. Анатолий белән шунда таныштык, дуслаштык. Ул гаиләдә бердәнбер ир бала булгач, әнисен, йорт-җирләрен калдырып, калага китмәде. Мин дә аны ташламадым. Гаилә кордык, авылда төпләнеп калдык, шунда тормыш алып барып, балалар үстердек, – ди ул.

Яканаевлар икесе дә гомер буе күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Антонина Ивановна өч ел ферма мөдире, алты ел бригадир вазыйфасын алып бара. Берсендә хуҗалыкның хисап җыелышы вакытында аңа “Иң яхшы бригадир” дигән диплом һәм чит илдә тегелгән кышкы сапоги да тапшыралар. Фермада маллар симертүдә эшләп лаеклы ялга чыга ул. Анатолий Захарович иң элек хуҗалыкта трактор иярли, аннары терлекчелектә эшли, урып-җыю, язгы чәчү вакытларында кырга да чыга.

– Балалар үстерәсе бар дип, нинди эш йөклиләр, барысын эшләдек, кире кагуны белмәдек. Ул чагында үзебез дә каралты тутырып маллар асрадык, икешәр сыер тоттык, кош-корт шулай ук күп иде. Күмәк хуҗалык терлек азыгы белән тәэмин итеп торгач, бер авырлыгы булмады, – ди алар. – Хәзер инде олыгайдык, көч юк. Бакча тирәсендә генә бөтереләбез. 

Антонина һәм Анатолий Яканаевлар акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстерәләр. Өч уллары да мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри белем ала, армиядә хезмәт итә, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 

– Шөкер, балаларның үз гаиләләре. Тырышып көн күрәләр. Җиде оныгыбыз бар. Александр белән Альберт – Яр Чаллыда, Виталий Тукай районында төпләнде. Төпчек улыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булгач, аның өчен бигрәк тә ут йотып яшибез, – ди алар. 

Виталий Яканаев 2022 елның 16 июлендә Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзи һәм Татарстанның “Алга” батальонында хезмәт итә. Күп еллар Яр Чаллы шәһәренең “ТЭМПО” заводында эшләгәч, позывное итеп тә оешма исемен ала. Узган ел хәрбигә IV дәрәҗә Георгий хачы тапшырыла. Әлеге зур бүләк аңа хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен бирелә.  

– Килешү төзегәнен белгәч: “Улым, әллә кире уйлыйсыңмы, гаиләң, балаларың бар бит”, – дип тә карадык. Әмма аның карары нык иде. “Йөрәгем кушканча эшлим, Ватанны сакларга тиешмен”, – диде. Безгә исә килешергә генә калды. Берничә тапкыр яралану алды. Хәзерге вакытта ул госпитальдә дәвалана. Виталийның хәрби частеннан нинди зур бүләк җибәргәннәр миңа. Күңелем тулды, йөрәгемне горурлык хисе биләп алды, рәхмәт үзләренә, – ди Антонина ханым. – Безгә исә илебездә тынычлык урнашсын, хәрбиләр исән-имин якыннары янына кайтсын иде дип теләргә генә кала.
 

Истәлек медаленең Боерыгында: 

“1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Совет халкының Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, махсус хәрби операция барышында хәрби часть командованиесенә һәм шәхси составына ярдәм күрсәткән өчен старшина, икенче расчет операторы Виталий Яканаевның әнисе Антонина Ивановнаны “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә” дигән истәлек медале белән бүләкләргә”, – дип язылган. Мөһим документны хәрби часть командиры, штаб начальнигы имзалаган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев