Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә
Башкортстанның Мияке районы Әнәс авылында торак йорт ишегалдында 57 яшьлек хатын-кызны яшен суккан. Авыл кешесе вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр.
фото: pixabay.com
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев