Казанда Сөембикә манарасын һәм диварларны реставрацияләүгә 1 млрд сум каралган
Эшләрнең гомуми мәйданы якынча 13,5 мең кубометр.
Казан Кремлендә 2026 елның җәендә реставрациянең яңа этабы башлана: крепость диварларына — 800 миллион сумга якын, Сөембикә манарасына 136 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин журналистларга шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Сүз диварларның Спас манарасыннан алып Көньяк-көнбатыш манарага, Преображенский манарасыннан алып Биш кырлы манарага, Биш кырлы манарадан алып Исемсез манарага һәм Исемсез манарадан алып Төньяк-көнбатыш манарага кадәрге участоклары турында бара. Эшләрнең гомуми мәйданы якынча 13,5 мең кубометр.
Фундаментларны ныгытырга, кирпеч диварны һәм аркаларны, шулай ук сугыш кораллары өчен махсус уемнарны торгызырга ниятлиләр. Моннан тыш, торыкларда тарихи такта түбәне яңартачаклар.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев