Казанда бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар
Соңгы яңалыклар

Казанда бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар

Тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Казанда Аракчино янында бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләре буенча, тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән бер миллион сумнан артык булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.

 


Нет комментариев