Казан шәһәренең Мирный бистәсендә узган Сабантуйдан фоторепортаж
Соңгы яңалыклар

Казан шәһәренең Мирный бистәсендә узган Сабантуйдан фоторепортаж

Кукмара ишегалды һәркемдә җылы тәэсирләр калдырып, районыбызның бай мирасын һәм хезмәт сөючән халкын тагын бер кат киң җәмәгатьчелеккә танытты.

Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлык аланында халкыбызның иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй гөрләп узды.

Әлеге зур бәйрәмдә Кукмара районы да лаеклы чыгыш ясап, үзенең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм хезмәт традицияләрен чагылдырган милли ишегалдын тәкъдим итте.

Бәйрәм кунаклары Кукмара ишегалдын зур кызыксыну белән карадылар. Алар милли күргәзмәләр белән таныштылар, районыбызның үзешчән сәнгать осталары башкарган җыр-биюләргә кушылып, күтәренке рухта ял иттеләр. Шулай ук Кукмараның данлыклы металл савыт-сабалары, киез итек һәм киез эшләнмәләре, тегү фабрикасы җитештергән сыйфатлы продукцияләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Кунаклар истәлеккә фотосурәтләргә төшеп, күргәннәреннән бик канәгать калуларын белдерделәр. Хис-кичерешләрне хәтта яңгыр да боза алмады. Кукмара ишегалды һәркемдә җылы тәэсирләр калдырып, районыбызның бай мирасын һәм хезмәт сөючән халкын тагын бер кат киң җәмәгатьчелеккә танытты.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»; Илназ Габидуллин

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев