Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайтырсың шикелле

Юк, беркайчан да “уф” димәдең, зарланмадың. Зарланган кешене яратмадың.

Сигез балалы гаиләдә бишенчесе булып дөньяга килгәнсең. Сугыштан соңгы юклык еллары. Мәктәптә - актив укучы, өйдә тырыш, эшчән бала булгансың. Олы туганнарың гаиләләрен корып таралышканнар. Сиңа унсигез яшь тулгач – әниебез, унтугыз яшеңдә әтиебез вафат булды. Үзеңнән кече өч туганың белән ни эшләргә дә белмичә торып калдың. Иптәшләрең белән уйнап-көлеп йөрер чагың иде юкса. Әйе, тормыш сине башкача сынады.

Ярый әле Ташлы Елга авылыннан кибеткә вакытлыча эшкә килгән Рәшидә исемле кыз булды. Аның белән тормыш корып, өч ятимгә дә ата-ана җылысы бирдегез. Какмый-сукмый үстереп, укытып, олы тормышка аяк басарга ярдәм иттегез. Үзегезнең дә өч кыз, бер улыгыз туды, аларны эшкә өйрәтеп, намуслы булырга кушып үстердегез. Алны-ялны белмичә, йокы күрмичә, пенсиягә чыкканчы, тракторыңнан төшмәдең. Кырык өч ел буе механизатор булып эшләп, орден-медальләр, мактау кәгазьләре, бик күп бүләкләр алдың. Депутат булып сайландың. Беркемгә дә авыр сүз әйтмәдең, туры сүзле булдың. Ялганны, ялагайлануны күрә алмадың. Төп нигез булгач, туганнарың да гел килеп торды. Барысына ачык чырайлы, ягымлы карашлы булдың. Балаларыңа – тугрылыклы әти, онык-оныкчыкларыңа яраткан бабай идең. Рәшидә апа белән илле бер ел гомер иттегез. 

Барысы да җайланып, рәхәт яши башлагач кына рәхимсез инсульт дигән зәхмәт сине аяктан екты. Яшәү белән үлем арасында утыз алты көн көрәштең. Дәваханәдә тиешле барлык дәваны алып бетергән идең, шуңа күрә улың Рамил, табиблар белән киңәшләшеп, сине өйгә алып кайтты. Өйдә унике сәгать кенә тордың да, барыбызны калдырып, күзләреңне мәңгелеккә йомдың. Бәхил бул, Рифгать абый! Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын. Гаиләң, туганнарың, авылдашларың өчен дә кирәкле кеше идең. Сине озатырга килүчеләрнең дә исәбе-хисабы юк иде. Гомер буе кылган яхшылыкларың үзеңә дога булып ирешсен.

Их, менә-менә кайтып керерсең шикелле. Без сине бик сагынабыз, гомер буе онытмабыз, догадан калдырмабыз. Рәшидә апага, балаларыңа, кияүләреңә, киленеңә һәм онык-оныкчыкларыңа Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, сабырлык һәм хәерле озын гомер насыйп итсен. Кайгы җиле ишек какмасын.

Сеңлең Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев