Камышлыдан Миңсылу Хәмидуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
- Картлыгыгызның куанычын күреп яшәгез, ул менә шундый мизгелләре белән дә матур, - диде Рөстәм Шәрипов саубуллашканда. Амин, шулай булсын.
Камышлыда гомер итүче тыл ветераны, Хәмидуллина Миңсылу Муллахмәт кызын бүгенге күркәм юбилее - 95 яше белән котларга килеп җиткәндә бер төркем ак яулыклы апаларның, өлкәннәрнең капка төбеннән таралышкан мәлләре иде. Бүген әлеге нигездә Коръән ашы – юбилей мәҗлесе булган.

- “Бәхетле авызлар” икәнсез, әйдәгез, оеткылы катык салып тәмле токмач ашыннан, дөгеле бәлештән авыз итегез, өстәлдә ни бар –барысыннан да сыйланыгыз, рәхмәт яугырлары, менә туган көнемне дә үткәрделәр, - дип каршы алды Миңсылу апа безне.

Өстәл янына узганчы район Советының аппарат җитәкчесе Ирина Ходова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар, район һәм җирлек исеменнән тәбрикләп, бүләкләр бирделәр.
Миңсылу апа – “Атказанган колхозчы” исемен алган уңган-тырыш кеше ул. Авыл китапханәсеннән китаплар алып укучы иң актив китап укучы да икән әле.

-Шушы авылныкы мин, төп нигез күпер янында гына иде. Аллага мең шөкер, тырыштык, эшләдек. Яшьлегебездә уйнадык та, җырладык та. Сугыш елларны да бик яхшы хәтерлим. Төрле эштә эшләдем: урак урдым, печән чаптым, ашлык агуларга да йөрдек, чәчүдә дә катнаштык. Менә шул хезмәтемне бәяләп атказанган исеме бирделәр дә инде, - ди тыл ветераны.- Хәзер менә аякларым тыңламасалар да тормыш тукталмады, көнкүреш, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдәр булып, ихластан рәхмәт, якыннарымның кайгыртуларын күреп, тоеп гомер итәм.

- Картлыгыгызның куанычын күреп яшәгез, ул менә шундый мизгелләре белән дә матур, - диде Рөстәм Шәрипов саубуллашканда. Амин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев