Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Каенсар авылыннан Мәгъзифә Халикова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүгенге көндә Мәгъзифә апа кызы Рамилә, кияве Илшат гаиләсендә матур картлыгын кичерә. Янында оныкчыклары йөгереп йөри.

Бүген Каенсар авылында гомер итүче Халикова Мәгъзифә Минһаж кызына 90 яшь тулды. Ул озак еллар Арча районының Сарай-Чокырча авылында яши, Арчадагы модалы киемнәр тегү ательесында тегүче булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.

- Балачагымны сөйләп бетерә торган түгел, шуңа искә аласым да килми, - ди юбиляр. - Әни, әти үлгәч, икенче кешегә кияүгә чыкты. Үги әти дә авырып вафат булды, аның минем яшьләрдәге бер кызы бар иде, шуның белән бергә үстек без. Бик авыр тормышта яшәдек. Тегүче булып эшли башлагач кына уңайланып киттек, заказга да, үземә дә күлмәкләр күп тектем.

Бүгенге көндә Мәгъзифә апа кызы Рамилә, кияве Илшат гаиләсендә матур картлыгын кичерә. Янында оныкчыклары йөгереп йөри.

Мәгъзифә апаның Каенсарга күченеп килгәненә ун гына ел чамасы икән. “Иң элек дүрт аяклы хайваннарын, аннары ике аяклы кош-кортларын киметтек. Тора-бара бетердек. Шулай булса да безнең яныбызга бөтенләйгә күченеп киләсе килмәде. Кыш чыгарга гына килә иде, - ди кияве Илшат. – Тик торуны белми ул, күз тимәсен, телевизорын да карый, әле моңарчы газеталарны да укый иде. Урамны, бакчаларны бер кат әйләнеп керә. Сабантуй яки башка төр бәйрәмнәргә барганда да йортыбызның “йозагы” булып кала.

- Аллаһыма мең шөкер, кызым да, киявем дә бик әйбәт булдылар. Хөрмәт һәм ихтирам белән яшим. Гомер иткән авылым – Сарай –Чокырчага да еш алып кайталар иде. Быел гына кайтмадык. Андагы күрше-күлән сагындыра, дус-тату яшәдек, ди – Мәгъзифә апа. – Барыннан да канәгать, якыннарыма Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, тигезлек бирсен.

Мәгъзифә апаның үзен дә юбилее белән котлап, матур теләкләр теләдек. Район Советының аппарат җитәкчесе Ирина Ходова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Каенсар авыл җирлеге башлыгы Инсаф Исхаковлар аңа чәчәк букеты, истәлек бүләге һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев