Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юрист: Хезмәткәргә коллегасының вазыйфаларын башкарган өчен күбрәк түләнергә тиеш

Түләү шартлары рәсми документларда — боерыкта яисә килешүдә теркәлә.

Әгәр хезмәткәр үзенең төп эшеннән тыш башка вазыйфаларны да үтәсә, бу юридик яктан өстәмә эш булып санала һәм аңа акча түләнергә тиеш. Юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Һичшиксез, өстәмә акча түләнергә тиеш — бу РФ Хезмәт кодексының 151нче маддәсендә турыдан-туры каралган. Өстәмә түләү күләме, өстәмә эшнең эчтәлеген һәм күләмен исәпкә алып, якларның килешүе белән билгеләнә», — диде ул.

Әгәр дә хезмәткәрне вакытлыча хезмәттәшенең вазыйфасына күчерсәләр һәм элеккеге вазыйфаларыннан азат итсәләр, вакытлыча күчерү механизмы кулланыла. Түләү шартлары рәсми документларда — боерыкта яисә килешүдә теркәлә. Мондый очракларда бәхәсләр, гадәттә, башка вазыйфага күчерү һәм түләү шартларының дөреслегенә кагыла.

«Әгәр эш бирүче өстәмә акча түләмәсә, нәрсә булачак? Хезмәткәр өчен бу, кагыйдә буларак, РФ Хезмәт Кодексының 236нчы маддәсе буенча түләнмәгән суммаларны түләтү һәм тоткарлаган/тулысынча түләмәгән өчен акчалата компенсация», — дип аңлатты юрист.

Әгәр эш бирүче бүтән вазыйфалар башкарган өчен тиешле өстәмә акча түләмәсә, хезмәткәр үз хокукларын яклау өчен Хезмәт инспекциясенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүтән вазыйфаларны башкарган өчен хезмәткәргә өстәмә акча түләмәгән эш бирүчегә хезмәт законнарын бозган өчен административ җаваплылык яный (РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсе). Штраф күләме хокук бозуның составына һәм кабатлануына бәйле.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев