Югары Өскебаш авылыннан Маһибәдәр Мөҗипова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Югары Өскебаш авылында районыбызның һәм газетабызның яшьтәше, тыл ветераны Маһибәдәр Мөҗипова гомер итә. Кичә ул үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, әбекәй әле дә көр күңелле, җор телле, хәтере дә яхшы.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов, җирле ветераннар Советы рәисе Гәүһәрия Габитова, авыл фельдшеры, мәдәният хезмәткәрләре, туганнары, балалары, оныклары килде. Алар тыл ветаранына сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.
Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Маһибәдәр апа авылның әкияти матур, җиләкле тау битләре күренеп торган урында гомер итә. Яшәгән җирем – җәннәт, ди ул. Җиләкне дә рәхәтләнеп утырып кына җыябыз дип сөйләде. Ул, шушы авылда, шушы нигездә өч кыз балалы гаиләдә дөньяга килеп, бар гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлый. Мәктәптә бер сыйныф тәмамлап, латин язуына өйрәнә дә унбер яшеннән әнисе белән колхозга эшкә йөри башлый. Башта басуда чүп утыйлар, аннары арыш уралар.
- Миңа биш-алты яшь вакытта әтинең хәле начар иде инде. Ул Суслонгерга китте дә аннан әйләнеп кайтмады. Кечкенә вакыттан эшкә өйрәнеп үстек. Әни мине ир бала дип көткән. Булмады инде, әйдә, кызым, балта ал да урманга барабыз, диде. Шулай итеп, сигез яшьлек чакта урманга киртәгә, утынга йөрдек. Кычыткан ашап үстек, сәламәтлеккә дә, тыңламаган балаларны бераз куркытып җибәрергә дә бик әйбәт. Унике яшьтән трактор сукасына утырып йөри башладым. Ипи бирәләр, диде бригадир. Унбер ел чылбырлы тракторда йөрдем, алты ел комбайнда эшләдем. Ул вакытта акча түләү юк, бер тамак өчен йөрдек. Көнгә 400 грамм икмәк тия иде. Эшләдек тә, ял да итә белдек, “вечер”дан таң атканда кайтып, тагын колхоз эшенә ашыга идек, - дип, тормыш йомгагын сүтә әби.
Кыз 17 яшендә Арча районның Үрнәк авылында тракторчыга укый. Анда алар, мунча юындырып, кара хәрби кием бирәләр. Кыз 53 килограмм авырлыкта була, алты айда 47 килограммга кала.
- Дипломымны карасам, беренчесе - “бишле”, тәртип өчен, калганнары - “дүртле”, эшләгән өчен, ә аскарак төшсәм - “өчле”, бәрәкәт, нишләп болай булды икән дип, директордан сораган идем, син дәрескә йөрмәгәнсең бит, диде. Чыннан да, дәресләргә кермәдем, чөнки русча белми идем. Кайткач, чылбырлы трактор тапшырдылар. Ул суга төшкән, таланган тавык шикелле җимерек, алай да түбәсе бар иде. Аны ремонтлап чыктым. Җир сукаладык, чәчүдә катнаштык. Ватылса – үзебез төзекләндерә идек, - диде тыл ветераны.
Маһибәдәр апа шушы авылның Зиннур исемле егетенә кияүгә чыга. Мал асрап, бакчада яшелчәсен үстереп, тырышып эшләп гомер итәләр. Хәтта сыерларның саны алтыга җиткән чаклары булды, ди ул. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кыз-улларының өчесе – гаиләләре белән Свердловскийда, ә берсе Алабуга шәһәрендә гомер итә. Әбинең 9 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Нәсел дәвамчылары төп йортка эзне суытмыйлар, һәрвакыт яраткан әни-әбиләренең хәлен белешеп торалар. Миннән дә бәхетле кеше юк, дип сөенә Маһибәдәр апа. Ә озын гомерле булуның сере сабырлыкта ди ул.
- Кияүгә чыккан нигездә ике генә ел яшәдек, өйне сүтеп, әнкәйне, кызыл карлыганын төпләп үзебез белән алдык та, улыбыз Рәшитне күтәреп, шушы йортка килеп урнаштык. Күченә башлагач, ул нигез дә әрәм калган кебек тоелды. Ирем бер дә аптырама, анда кое казыйм, диде. Ә монда әни каршы алды. Әни, кайнана белән 30 елдан артык дус-тату гомер иттек. Бик рәхәт яшәдек, алар миңа балаларны үстерешергә булышты. Ирем фермада төзелештә эшләде, тора-бара мине дә үзе янына кочегар итеп алды. Тормышка чыккач, бер дә авырлык күрмәдем, Аллага шөкер, рәхәт яшәдем, - диде Маһибәдәр апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев