“Йолдызлык” балалар бакчасында узган “Татар кызчыгы” бәйгесенең финалыннан фоторепортаж
Бәйгедә татар телен камил белүче кызчыклар катнашты.
Районыбызда эшләп килә торган “Ак калфак” берләшмәсе тарафыннан һәр елны үткәрелә торган “Татар кызчыгы” бәйгесенең финалы быел “Йолдызлык” балалар бакчасында үтте.
Бәйгедә шәһәрнең “Чулпан”, “Ләйсән”, “Салават күпере”, “Кыңгырау”, “Гөрләвек”, “Йолдызлык”, шулай ук Аш.Буҗи, Ядегәр авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүче, татар телен камил белүче кызчыклар катнашты.
Милли киемнәр кигән нәни кызлар иң элек үзләре белән таныштырдылар, исемнәренең мәгьнәләрен, гаилә традицияләрен һәм нәсел шәҗәрәләрен оста итеп сөйләделәр. Җиде буын бабаларын белгән балалар да булды. “Мин сәнгатькә гашыйк” номинациясендә кызлар Габдулла Тукай шигырьләрен һәм җырларын сәнгатьле итеп башкардылар. “Нурлы мөслимә” бәйгесендә өйрәнгән догаларны җиренә җиткереп сөйләделәр. Дүрт яки биш доганы яттан сөйләүчеләр, әлбәттә, куандырды. “Оста кулда - һөнәр бар” бәйгесендә конкурсантлар бәрәңге дучмагы пешерде. Чираттагы бәйгедә балалар зирәклеккә корылган сорауларга җавап бирделәр.
“Татар кызчыгы” бәйгесе сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Венера ӘХМӘТШИНА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев