Яңарган клуб – авылның яңа сулышы
Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният учагы яңадан ишекләрен ачты, авыл халкы өчен заманча ял һәм иҗат үзәгенә әверелде.
Күптән түгел Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән клуб яңадан үз ишекләрен ачты. Без дә әлеге мәдәният учагында булып, анда башкарылган үзгәрешләр белән танышып кайттык.
Авыл клубы – ул халыкны берләштерүче мөһим үзәк. Биредә кешеләр ял итеп кенә калмый, аралаша, уртак мәсьәләләрне хәл итә, мәдәни чараларда катнаша. Шуңа күрә дә Түбән Казаклар авылында клубның яңартылуы җирле халык өчен зур вакыйга булды. Бу игелекле эшнең тормышка ашуына “Урал” хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов зур өлеш керткән.
Клуб мөдире Венера Бикмөхәммәтова әлеге мәдәният учагында алты ел хезмәт куя. Ул үзе Югары Казаклардан икән. Клуб та нәкъ менә Түбән һәм Югары Казаклар авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
– Клубыбыз бик иске иде. Төп бинасы кирпечтән салынган булса, янкормасы агачтан төзелгән иде. Идәннәр искергән, кышын бинада бик салкын булды. Су үткәрелмәгән, бәдрәф тә юк иде. Суны чишмәдән алып кайтып, идәннәрне салкын су белән юарга туры килә иде, – дип искә ала Венера Рәшит кызы.
Төзекләндерү эшләре узган елның сентябрь аенда башлана. Ремонт вакытында клуб бинасы тулысынча яңартыла. Нәтиҗәдә иске бина урынында заманча, уңайлы мәдәният учагы барлыкка килә. Бүген ул 50–60 кешене кабул итә ала.
– Биредә эшчеләр кулы тимәгән бер генә урын да калмады. Идәннәр, түшәмнәр, тәрәзәләр, диварлар яңартылды. Иркен бильярд бүлмәсе һәм бәдрәф эшләнде, яңа җиһазлар һәм музыка аппаратурасы кайтартылды. Гомумән, клуб яңарып кына калмады, тулысынча заманча җиһазландырылды. “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка рәхмәтебез чиксез. Авыл халкы бу үзгәрешләрне зур сөенеч белән кабул итте. Үзләре дә территорияне чистартуда, ремонт барышында булышып йөрделәр. Бүген биредә сәламәтлекне ныгыту, нәфис сүз, бию һәм оста куллар түгәрәкләре эшли. Төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Клубка балалар да, өлкәннәр дә бик теләп йөри, – ди Венера Бикмөхәммәтова.
Хуҗалык хезмәткәрләре ремонт үткәрү белән генә чикләнмичә, яңартылган клубны тәртипкә китерү, җыештыруда да ярдәм күрсәткәннәр. Шулай ук Венера ханымның хезмәттәшләре – Олыяз авылы мәдәният йорты һәм Балыклы клубы хезмәткәрләре дә бу эштә актив катнашкан.
Яңартылган клуб авылны үзенчә бизәп торган кебек. Киләчәктә дә ул авыл кешеләрен берләштереп, матур эшләргә илһам бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев