Яңа йортлар — заманча яшәү шартлары: Кукмара районында быел 93 йорт төзеләчәк
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә торган торакның 65 проценты — федераль, республика, җирле бюджетлардан финанслана, ә 35 проценты инвестор өлешенә туры килә.
Районда торак төзелеше актив рәвештә алып барыла, заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән яңа күпкатлы һәм шәхси йортлар калкып чыга. Боларның һәммәсе районның социаль үсешенә һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә зур этәргеч булып тора.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов безне гамәлдә булган программалар, районда алып барылучы торак төзелеше эшләре белән таныштырды.
Көтелгән фатирлар кул сузымында
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Социаль ипотека» программасы нигезендә шәһәрнең Тимер юл урамында дүрт катлы (подвал өлеше белән — биш), бер подъездлы, 24 фатирлы йорт төзелде. Анда бер бүлмәле фатирлар саны — 16, ике һәм өч бүлмәлеләр — дүртәр. Фатирлар хуҗаларына тулысынча эшләнеп беткән хәлдә тапшырылачак. Йорттагы эчке эшләр төгәлләнде, зәңгәр ягулыкны гына тоташтыру калып бара.
Әлеге программа кысаларында Эшчеләр Тыкрыгы урамында сигез катлы, ике подъездлы йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектлау эшләре алып барыла.
Программада катнашу өчен гариза бирүченең Татарстан Республикасында пропискасы булу, шунда яшәве һәм эшләве мөһим. «Социаль ипотека» мөмкинлегеннән торакка мохтаҗ дип танылган һәркем файдалана ала. Шул ук вакытта һәр гаилә әгъзасына туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска, ә айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.
Авыллар үсә
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы районда уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программа буенча төзелә торган торакның 65 проценты — федераль, республика, җирле бюджетлардан финанслана, ә 35 проценты инвестор өлешенә туры килә.
Программада социаль өлкә хезмәткәрләре дә, бюджет оешмалары белгечләре, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да катнаша ала. Төп шартларның берсе — авыл җирендә яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу. Шулай ук бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска һәм гариза бирүченең түләп бару мөмкинлеге булырга тиеш.
Узган ел әлеге программа буенча Камышлы авылында — 30, Югары Шәмәрдәндә — 2, Зур Кукмара, Чарлыда 1әр йорт салынды. Быел исә төзелеш күләме тагын да арта, 93 яңа йорт сафка басачак. Камышлыда — 23, Манзараста — 26, Ядегәр, Вахиттә — 12шәр, Тәмәй һәм Зур Сәрдектә 10ар өй төзү планлаштырыла.
Дәүләт ярдәмен тоеп
Шәһәрнең Ворошилов урамында сигезәр фатирлы ике йорт сафка басты. Әлеге өйләрдән фатирлар ятим балаларга биреләчәк.
Бер подъездлы, сигезәр фатирлы, ике катлы йортларның гомуми мәйданнары 270 квадрат метр тирәсе. Һәрберсендә җиде — бер бүлмәле, бер ике бүлмәле фатир каралган.
Быел Манзарас авыл җирлегендә дә ятим балалар өчен шундый ук ике йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә проектлау эшләре башкарыла.
Яңа төзелешләр, яңа өметләр
2025 елда Степан Разин урамында бер подъездлы, сигез катлы, лифт белән җиһазландырылган йорт сала башлаганнар иде. Быел әлеге эшләр дәвам итәчәк.
Йорт бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлардан торачак. Территорияне киртә белән әйләндереп алу, яшелләндерү, ишегалдына керү-чыгу һәм җәяүле юллары ясау, асфальтлау каралган. Моннан тыш, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру, спорт кирәк-яраклары урнаштыру, кече архитектура формалары (МАФ) кую да күздә тотыла.
Әлеге коммерцияле күпкатлы йорттан фатирларны теләге булган һәркемгә сатып алырга мөмкин, бернинди чикләүләр куелмый.
Киләчәктә Нур Баян урамында сигезәр катлы дүрт коммерцияле йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшләре алып барыла. Шулай ук шәһәрнең Вахитов урамындагы 54нче йортка өстәп тагын бер күпкатлы йорт төзү каралган, проектлау эшләре башкарыла.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев