Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Кукмарада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды

Гаилә — кешенең иң ышанычлы терәге, шатлыкларны уртаклашучы һәм авыр вакытларда ярдәм кулы сузучы изге учак.

Комсомол мәйданында «Күрше» фестивале кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Кукмара халкын һәм шәһәр кунакларын район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова тәбрикләде. Алар үз чыгышларында гаиләнең җәмгыятьтәге әһәмиятен билгеләп үтеп, һәр йортка бәхет, татулык һәм иминлек теләделәр.

Бәйрәм мәйданында һәркемгә кызыклы шөгыль табылды. Балалар һәм өлкәннәр төрле осталык дәресләрендә катнашты, чәчәкләрдән такыялар үрде, рәсем ясады, иҗади мәйданчыкларда үз сәләтләрен сынады. Чара кунаклары өчен күңелле уеннар һәм интерактив зоналар да эшләде.

Сәхнәдә исә бәйрәмнең иң матур мизгелләре урын алды. Тамашачылар игезәкләр парадын сокланып күзәтте, күп еллар дәвамында гаилә традицияләрен саклап килгән хезмәт династияләре, яңа тормышка аяк баскан яшь пар, махсус хәрби операциядә ил тынычлыгы өчен көч куючы ир-егетләрнең әти-әниләре хөрмәтләнде. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерелеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. 

Бәйрәм гаилә, мәхәббәт һәм тугрылыкның тормыштагы иң зур кыйммәтләр булуын тагын бер кат искәртте. Чөнки гаилә — кешенең иң ышанычлы терәге, шатлыкларны уртаклашучы һәм авыр вакытларда ярдәм кулы сузучы изге учак.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев