Фоторепортаж: Аш-Буҗида «Авыл көне» узды
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Аш-Буҗида «Авыл көне» узды

Төрле уеннар, ярышлар һәм биюләр һәркемне үзенә җәлеп итте, кунакларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.

Аш-Буҗи авылында елның иң матур һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе — «Авыл көне» узды.

Бәйрәм мәйданы чын күңел ачу үзәгенә әверелде: биредә дәртле халык көйләре яңгырап торды, ә аларга олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп биеде.

Бәйрәм программасы бай һәм күңелле булды. Төрле уеннар, ярышлар һәм биюләр һәркемне үзенә җәлеп итте, кунакларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. «Авыл көне», чын мәгънәсендә, шатлык, бердәмлек һәм күңел күтәренкелеге бәйрәменә әйләнде.

Фото: Миләүшә Сабирова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев