Август конференция кысаларында бүген районыбыз физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру темасына кагылышлы секциядә катнашучыларны кабул итә.
Кунаклар Кукмара 4нче урта мәктәбендә, Мәчкәрә мәктәп-интернатында булып, әлеге уку йортларының балаларга белем бирү буенча инклюзив эшчәнлеге белән танышалар. Районда белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә 202 бала тәрбияләнә, шуларның 30ы өйләренә килеп укытыла. Инклюзив укыту, баланың нинди психик һәм физик үсеш дәрәҗәсенә ия булуына карамастан, мәктәп программасын, тормышта кирәк булачак социаль күнекмәләрне үзләштерергә, җәмгыятьтә үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.
фото: Эльвира Мөбарәкшина
0
0
Нет комментариев