Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте февраль һәм март аенда булачак бәйрәм яллары турында аңлатма бирде
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне майга күчерелә. Ә җомга, 22 февральдә, эш сәгате бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында. 23 февраль шимбә ялы 10 майга күчерелә.
Алдагы озын яллар 8-10 март көннәрендә булачак. Яз һәм хезмәт бәйрәмендә биш (1-5 май), Җиңү көнендә – дүрт (9-12 май) көн ял итәчәкбез, дип яза Матбугат.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев