Covid-19дан вакцинацияләүнең беренче этабын Кукмара районында 1700дән артык кеше үтте
916 кеше тулысынча прививка ясаткан.
Кукмара районында яшәүче 1702 кеше коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең беренче фазасын узды, 916 кеше тулысынча прививка ясатты. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграм битендә хәбәр ителә.
Бүгенге көндә 198 доза вакцина калган.
Прививка ясатырга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.
122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яисә 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук гражданнарны дәваханәнең 223нче кабинетында да кабул итәләр, анда прививка ясыйлар.
Моннан тыш, Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтына (kukmor_crb) директка хәбәр юллап та язылырга була. Хәбәрдә үзеңнең исем-фамилия, әтиеңнең исемен, туган көнеңне һәм телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.
Шулай ук вакцинациягә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да язылырга мөмкин.
фото: архив/ kukmor-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев