Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бу фотода син түгелме: Телефонга килгән шикле сылтама ачылган очракта нишләргә

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев та шул хакта сөйләде.

Соңгы елларда мошенниклар тозагына төшүчеләр саны аеруча артты. Кырыгалдар җинаятьчеләр нинди генә юллар тапмый, ничек кенә ышандырмый халыкны?! Уяулык күрсәтмәсәң, игътибарсыз, беркатлы булсаң, бәлагә таруың бик тиз. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев та шул хакта сөйләде. 

– Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр корбаны булган кешеләр районда шактый. Күпчелек очракта алар мошенниклар кулланган яңа алдау ысуллары турында белмәү сәбәпле зыян күрә, – ди Рамил Нургалиев. – Гыйнвар-февраль айларында мессенджерлар аша кайбер танышлардан: “Юл фаҗигасендә безнең танышлар бар”, “Бу фотода син түгелме?” – дигән хәбәрләр килде. Күпләр, кызыксынып, әлеге файлны ача һәм шул мизгелдә үк аларның кәрәзле телефоннарына зыянлы программа кереп урнаша. Башта бу сизелмәскә дә мөмкин. Әмма күпмедер вакыт узганнан соң, банк картасы, шәхси кабинет, “Дәүләт хезмәтләр порталы” һәм башка аккаунтларга программаның үтеп керүе ачыклана. Нәтиҗәдә, мошенниклар кеше исеменә займнар рәсмиләштерә, банк картасында булган акчаларны үзләренә күчереп ала.  

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, зарарлы АПК-файллардан зыян күрүчеләр полиция бүлегенә атна саен диярлек мөрәҗәгать итә икән. 

– Күпчелек кеше телефонда зыянлы файл булуы турында белми дә. Алар, гадәттә, СМС-хәбәр килгәч, аны ачып карый да, бу хакта оныта. Программа исә “йокламый”, әкрен генә үз эшен башкара, – ди ул. – Гариза язучылар сөйләвенчә, берникадәр вакыттан соң аларга коллекторлар шалтыратып, микрофинанс оешмаларыннан алынган кредитлары булуын хәбәр итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, мошенниклар берсенә – 21 мең 686 сум, икенчесенә – 23 мең 900 сум, ә өченчесенә 17 мең сум кредит рәсмиләштергән була. Тикшерү вакытында ачыкланганча, әлеге акчалар исә төрле кешеләрнең счет номерларына җибәрелә. 
 

Телефонга килгән шикле сылтама ачылган очракта нишләргә? Рамил Ришат улы түбәндәге киңәшләрне бирде:
– телефонның интернетын сүндерергә;
– “очкыч режимы”н кабызырга;
– зыянлы программаны юкка чыгару өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә;
– полициягә килеп, гариза язарга кирәк. 
 
Мошенниклар куллана торган иң киң таралган схемаларның чираттагысы – интернеттагы ялган конкурслар һәм “отышлар”. Февраль аенда бер райондашыбыз әнә шундый алдауга эләгә. Полициягә гариза язарга килгәч, ул түбәндәгеләрне сөйли:

– Кәрәзле телефонда утырганда, ничектер бер сылтамага юлыктым һәм аның аша акча “отышы” турындагы каналга кердем. Төп шарт буенча, беренчеләрдән булып, алар күрсәткән профильгә хәбәр юлларга кирәк иде. Мин шулай эшләдем. Күп тә үтмәде, 180 мең сум акча отуым турында сөенечле хәбәр килде. Әмма акчаларны алу өчен 3 мең сум күчерергә кирәклеген аңлаттылар. Алга таба салымга – 3600 сум, шәхси эшмәкәр булмаганлыктан, тагын 5400 сум “китте”. Күпмедер вакыттан соң, иминият өчен 5 мең сум күчердем. Икенче көнне 1 миллион 800 мең сум күрсәтелгән чек килеп төште. Яңа танышым: “Бер ноль ялгыш язылган. Сумма бер миллионнан артып киткәч, иминият 9 мең сум була”, – дип СМС язды. Анысын җибәрергә инде акчам калмаган иде. Ахыр чиктә, 180 мең сум эшлим дип, 17 мең сум акчамны югалттым. Хәзер үкенәм, терсәк тә якын, әмма тешләп булмый…

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе 8 февральдә булган тагын чираттагы мошенниклык очрагын да билгеләп үтте. 

– Төзелеш оешмаларының берсендә хезмәт куючы райондашыбыз, төзелеш кирәк-яраклары кайтарту өчен, йөк ташучы эзли, бу хакта белдерү “элә”. Кызганычка каршы, ул мошенникларга юлыга һәм 110 мең сум акчасын югалта. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, – диде Рамил Нургалиев. 
 

Хокук саклау органнары райондашларны сак булырга чакыра:
билгесез сылтамаларны ачмаска;
таныш булмаган кешеләргә банк картасы мәгълүматларын бирмәскә;
шикле хәбәрләргә ышанмаска;
кирәк булганда банкта кредит алуга үз-үзеңне тыю (самозапрет) кую мөмкинлеген кулланырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев