Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

БДИга соңга калучылар имтиханга кертеләме?

Барлык катнашучылар да, аудиториягә кайчан керүгә карамастан, имтиханны бер үк вакытта төгәлли.

Бердәм дәүләт имтиханына соңга калучылар имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма алар өчен имтихан вакыты озайтылмаячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Рособрнадзор) дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында тәкъдимнәре язылган хатта әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Барлык катнашучылар да, аудиториягә кайчан керүгә карамастан, имтиханны бер үк вакытта төгәлли.

«Укучы имтиханга соңга калса, ул имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма оештыручылар тактага язып куйган имтихан тәмамлану вакыты озайтылмаячак, оештыручылар үткәргән инструктаж кабат үткәрелмәячәк», — диелә хатта.

Фото:  Владимир Васильев/ «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев