Балигъ булмаган татарстанлыларга никахлашырга рөхсәт бирү тәртибе расланачак
Проект нигезендә, никахлашуга рөхсәт опека һәм попечительлек органнары тарафыннан законлы вәкилләрнең ризалыгы һәм аерым шартларда гына биреләчәк.
Татарстанда 16 яшьтән кечерәк затларга гаилә кору өчен рөхсәт бирү тәртибен билгели торган административ регламент әзерләнгән. Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
- Проект нигезендә, никахлашуга рөхсәт опека һәм попечительлек органнары тарафыннан законлы вәкилләрнең ризалыгы һәм аерым шартларда гына биреләчәк. Срогы 22 атнадан арткан йөклелек, бала туу яки булачак ир белән хатынның берәрсенең тормышына куркыныч янау шул шартларга керә.
Рөхсәт алу өчен сәламәтлек турында медицина белешмәсе, уку яки эш урыныннан документлар, шулай ук гаиләдә социаль яктан куркыныч хәл күзәтелмәве турында белешмәләр тәкъдим итү сорала.
Гаризаны шәхсән үзең күпфункцияле үзәк аша яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон рәвештә биреп була.
Гаризага шәхесне раслый торган таныклык, туу турында таныклык, медицина белешмәсе һәм ата-аналарның яисә законлы вәкилләрнең язма ризалыгы теркәлә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев