Балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты
Соңгы яңалыклар

Балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты

Элегрәк балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык гади машина йөртүчеләр өчен 3 мең сум, вазифаи затлар өчен 25 мең сум һәм юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итә иде.

Россиядә быелның 9 гыйнваренда балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты. Гади машина йөртүчеләр өчен җәза суммасы 5000 сум, үзмәшгуль таксистлар өчен — 50000 сумга кадәр, юридик затлар өчен — 200000 сумга кадәрРИА Новости билгеләп үткәнчә, бу хакта Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Ул аңлатканча, җаваплылыкны катгыйландыру намуссыз такси йөртүчеләргә юнәлдерелгән. Әгәр үзмәшгуль таксист баланы алып баруга заказ кабул итсә һәм аның иминлеген тәэмин итмәсә, ул вазыйфаи зат буларак штрафка тартылачак, ә шәхси эшмәкәрләр һәм таксопарклар өчен санкцияләр тагын да зуррак булачак.

Федяев билгеләп үткәнчә, штрафларны арттыру барлык ташучыларны, бигрәк тә коммерциялеләрне, балалар өчен төзек һәм сертификацияләнгән җайланмалар — бустерлар һәм автокреслолар кулланырга стимуллаштырырга тиеш.

Федяев ассызыклаганча, сүз балаларның гомере һәм сәламәтлеге турында барганда экономияләү мөмкин түгел.

Элегрәк балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык гади машина йөртүчеләр өчен 3 мең сум, вазифаи затлар өчен 25 мең сум һәм юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итә иде.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев