Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балаларга җылы сүз, ихлас күңел: Кукмарадан Сания Хәбибуллина 40 ел «Кыңгырау» балалар бакчасында хезмәт куя

«Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым», — диде ул.

Һәркемнең балачагы — күңелдә мәңге саклана торган, кабатланмас, саф һәм самими чор. Сабыйларның күзләрендәге бәхет чаткылары, беренче елмаюлары, тәүге җыр-биюләре нәкъ менә балалар бакчасы мохитендә туа. Шул елларны ямьләндерүче, күңелгә нур иңдерүче иң беренче остазларның берсе — ул тәрбияче. Кукмарадан Сания Хәбибуллина бар гомерен шушы изге эшкә багышлаган. Менә 40 ел инде ул «Кыңгырау» балалар бакчасында хезмәт куя.

Сания апа үзе яшьлек хыялларын елмаеп искә ала:

«Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, иптәш кызлар белән киңәшләшеп, тәрбияче булырга уйладык. Бөтенебез бергә җыелып, электричкага утырып, Казанга киттек. Имтиханнарны тапшырдык... әмма, кызганычка каршы, бары тик үзем генә укырга керә алдым», — диде ул.

Казан педагогия көллиятен тәмамлан кыз туган төбәгенә әйләнеп кайта. «Кукмараны бик яратам. Шәһәремнән китү турында уйлап та карамадым. Биредә каласым, Кукмара балаларына белем һәм тәрбия бирәсем, шәһәребезнең үскәнен күрәсем килде», — ди ул.

Яшь белгечне балалар бакчасының ясле төркеменә билгелиләр. Хезмәт юлының беренче көне хәтерендә аеруча ачык саклана.

«Әнисе белән кечкенә генә бер бала килде. Сабый әнисеннән аерыла алмыйча, муенына сарылып елый... Мин аны бүлмәгә күтәреп алып кердем дә үзем дә елап җибәрдем. Шундый нечкә күңелле идем шул!» — дип искә ала ул.

Шул вакытта аңа остазлары әти-әниләр янында күз яшьләреңне күрсәтмә, син балалар өчен терәк булырга тиеш дип киңәшләрен бирә. Бу мизгел күңеленә уелып калса да, тора-бара кыз күнегә, сабыйларның күңеленә туры килердәй «ачкычлар» таба. Авырлыкларга бирешмичә, хезмәтенең бөтен матурлыгын тоеп эшкә керешә. 

«Еллар узган саен, замана белән бергә укыту, тәрбия эшләре программасы да гел алышып тора. Элек балаларның төп уенчыклары шалтыравык кына иде. Шуның белән уйный, җырлый, бии идек. Диафильмнар күрсәткән дә хәтердә. Хәзерге заманда мөмкинлекләр күпкә киңрәк: компьютер, телевизор, презентацияләр, уен-тренинглар... Әмма бала күңеленә иң көчле тәэсирне бары тик тәрбияченең җылы карашы һәм йөрәк җылысы калдыра. Алар белән бергә уйнасаң, көлсәң, сине үз итмичә кала алмыйлар. Әмма сабыйның уй-хисләрен таптарга ярамый», — диде ул.

Сания Раиф кызы ата-аналар белән дә бер дулкында. Бер генә тапкыр да әти-әниләрдән зарлану сүзләре ишеткәнем юк, ди тәрбияче. Әлбәттә, төрле холыклы кешеләр очрый. Әмма һәрберсенә шәхси якын килеп, уртак тел табарга тырыша. 

«Балалар бакчасында шулай озак эшләүнең сере, беренчедән, балаларны ярату булса, икенчедән, дус-тату коллектив. Шушы 40 ел эчендә дүртенче мөдир белән эшлим. Җитәкчебез һәрвакыт елмаеп каршы ала, ул — безне, без аны хөрмәт итәбез. Бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәч, көн саен балалар бакчасына барасы килеп тора. Эш сәгате белән исәпләшеп булмый. Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә иртәдән кичкә кадәр бакчада калырга туры килә. Шуңа күрә гаиләңнең сине аңлавы бик мөһим», — диде тәрбияче.

Сания апа бу яктан бик бәхетле, аның төп терәге — якыннары. Тормыш иптәше Рашат абый гомер буе киез итек-киез комбинатында эшләгән, лаеклы ялга чыккан. Алар бергәләп ике ул үстергәннәр, бүген ике оныкларының уңышларына сөенеп, бәхетле көн итәләр.

Рузалия Гобәйдуллина, «Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире:

Балалар бакчасы — сихри бер дөнья. Бу матурлыкны тудыру өчен һәр хезмәткәр үзенең көчен куя. Сания Раиф кызы — тәҗрибәле, күп кенә яшьләргә остаз булган тәрбияче. Ул республика күләмендәге конкурсларда җиңүләр яулады, күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия. Хәзер дә ул мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләп, сабыйларны лаеклы итеп белем иленә әзерли. Мин аның киләчәктә дә шулай бирелеп эшләячәгенә ышанам.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев