Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Алтын туйга илткән мәхәббәт: Кукмара районыннан Хәсәновларның гаилә тарихы

Антонина һәм Илдар Хәсәновлар районның «Мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Үрнәк гаилә

Гаилә кору җиңел, ә аны саклап калу — чын сәнгать, диләр. Әмма кайбер парлар өчен бу олы хезмәт җирдәге яшәешнең төп мәгънәсенә әверелә. Югары Чура авылыннан Антонина һәм Илдар Хәсәновлар — нәкъ менә шундый гаилә.

Аларның мәхәббәт тарихы 1976 елда башлана. Чокырча авылы егете Илдар, язмыш кушуы буенча, Югары Чура авылына килә. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, ул Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына китә. Ә хәрби хезмәтен тәмамлагач, кабат бирегә әйләнеп кайтып, гомерен шушы җир белән бәйли.

Хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы һәм җаваплылыгы белән аерылып торган Илдар Фәисхан улын колхоз җитәкчелеге дә тиз күреп ала. Нәтиҗәдә, 23 яшендә аны «Заветы Ильича» колхозына баш агроном итеп билгелиләр.

Нәкъ менә шушында хезмәт уңышлары белән бергә аңа шәхси бәхет ишекләре дә ачыла. Язмыш егетне комсомол оешмасын җитәкләгән Антонина исемле кыз белән очраштыра. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыны кабына. Ул еллар узу белән дә сүрелми, киресенчә, гаилә җылысы, үзара хөрмәт һәм тугрылык белән ныгый бара. 

 Хәсәновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Хәсәновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды

Антонина Гавриловна үз гомерен иң изге һәм мактаулы хезмәтләрнең берсенә — балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул хезмәт юлын яңгыравык тавышлы пионервожатый буларак башлап, тәҗрибәле һәм зирәк акыллы балалар бакчасы мөдиренә кадәр күтәрелә. Ә Илдар Фәисхан улы районның азык-төлек иминлеген тәэмин итү эшенең башында торган кешеләрнең берсе була. 

— Ул вакытта Антонина комсомол оешмасы секретаре булып эшли иде. Шунда мин бу чибәр, нәфис кызга игътибар иттем. Эш буенча юлларыбыз еш кисешә иде. Җыелышларда да, конторада да аны күрдем, — дип искә ала гаилә башлыгы үткәннәрне, йомшак елмаю белән. — Бер ел дәвамында очрашып йөрдек. Ә аннары аны җиңел машинага утыртып, үземнең әти-әнием янына алып кайттым.

Алар Антонинаны үз кызларыдай кабул итеп, хәер-фатыйха бирә. Яшьләр гаилә корып, Югары Чура авылында яшәүләрен дәвам итәләр. 

Антонина һәм Илдар Хәсәновлар якыннары янәшәсендә.
Антонина һәм Илдар Хәсәновлар якыннары янәшәсендә.

Гаилә бәхетенең сере — сабырлыкта

— Гаилә тарихыбыз колхоз биргән кечкенә генә фатирда башланды, — дип, истәлекләре белән уртаклаша райондашларым. — Ул вакытта безнең бөтен мөлкәтебез ике-өч кашык һәм берничә тәлинкәдән тора иде. Менә шулай гади генә тормыш башлап җибәрдек.

Әмма бәхетләре ул һәм кызлары дөньяга килгәч кенә тулысынча түгәрәкләнә. Алар балаларына олы тормышка аяк басарга, лаеклы белем алырга һәм үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Бүген инде өлкәннәрне биш яраткан оныкның кайгыртуы һәм мәхәббәте чолгап алган. Үзләре дә әти-әниләрен беркайчан онытмыйлар. Бәйрәмнәрдә туган йортларына кайтып, хәлләрен белешәләр, оныкларын да әби-бабай янына кунакка алып кайталар. 

Еллар уза, әмма Илдар Фәисхан улының җир белән бәйләнеше һаман да өзелмәс булып кала. Бүген дә ул рух күтәренкелеген, үз һөнәренә булган кызыксынуын югалтмый. Җирле хуҗалыкның яшь белгечләре әле дә аның янына киңәшләр сорап килә, чөнки агрономның күпьеллык тәҗрибәсен бернинди дәреслек тә алыштыра алмый. Үзе дә кырлардагы эшләр белән кызыксынып яши: чәчү барышын күзәтә, һава торышы турындагы хәбәрләрне игътибар белән тыңлый, булачак уңыш өчен борчылып тора. 

Аларга тормышның төрле мизгелләрен кичерергә туры килгән: якты, борчусыз шатлыклар да, ачы хәсрәтләр дә булган. Ә гаилә бәхетенең сере исә чиксез сабырлык һәм бер-берсен сүзсез дә аңлый, ишетә белүдә.

Хәсәновларның исемнәре районның «Мактаулы юбилярлары» китабына алтын хәрефләр белән кертелде.
Хәсәновларның исемнәре районның «Мактаулы юбилярлары» китабына алтын хәрефләр белән кертелде.

— Ирем өчен тугры тормыш иптәше, балаларыма кайгыртучан әни була алганмын икән, димәк, бу дөньяда гомеремне юкка яшәмәгәнмен, — ди Антонина Гавриловна. — Мин бу тормышка һәр биргән көне өчен рәхмәтлемен.

Әңгәмәнең җебен Илдар абый эләктереп ала: «Гомернең алтын көзен бергә каршы алу — үзе зур бәхет, — ди ул. — Хәрәкәт һәм сәламәт яшәү рәвеше — менә безнең озын гомерле булуыбызның төп нигезе».

Бүгенге көндә Илдар Фәисхан улы һәм Антонина Гавриловна уллары Радик һәм киленнәре Лидия белән бергә, якыннарының җылысы һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле гомер кичерәләр. Күптән түгел бу матур гаилә үзләренең алтын туйлары — бергә гомер итүләренең 50 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Хәсәновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды һәм аларның исемнәре районның «Мактаулы юбилярлары» китабына алтын хәрефләр белән кертелде.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев