Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Алексей Песошин: Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү батырлык, чыдамлык, гаделлек һәм фидакарьлек кебек сыйфатларга ия булуны таләп итә.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте исеменнән эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Эчке эшләр органнарында хезмәт итү батырлык, чыдамлык, гаделлек һәм фидакарьлек кебек сыйфатларга ия булуны таләп итә. Сез көн саен еш кына үз гомерегезне куркыныч астына куеп, профессиональлек һәм сайлаган эшегезгә тугрылык күрсәтеп, үз бурычыгызны намус белән башкарасыз.

Эчке эшләр органнары ветераннарына республика җитәкчелеге аерым рәхмәт җиткерә. Бай тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм башкаларга остаз булуыгыз яшь хезмәткәрләрнең һөнәри үсешендә зур әһәмияткә ия. Сез башлап җибәргән традицияләр җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә ныклы нигез булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим. Закон сакчысы дигән мактаулы исем сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны үтәүдә тормыш көче, энергия һәм оптимизм өстәсен», — дип яза ТР Премьер-министры.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев