«Абилимпикс»: Андрей Иванов Бөтенроссия чемпионатында Кукмара данын яклады
Ул «Эретеп ябыштыру эше» компетенциясендә чыгыш ясады.
Якташыбыз Андрей Иванов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында узган икенче Бөтенроссия «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында Кукмара районын лаеклы тәкъдим итте. Ул «Эретеп ябыштыру эше» компетенциясендә чыгыш ясады.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны, тыныч тормышка кайткач, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм социаль контракт ярдәмендә кирәкле җиһазлар сатып ала һәм бүген ул үз белгечлеге буенча уңышлы хезмәт куя.

Чемпионатта катнашу аның өчен һөнәри осталыгын күрсәтү, шулай ук тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм үсешкә омтылышның яңа үрләр яуларга ярдәм итүен раслау мөмкинлеге булды.
Фото: Андрей Ивановның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев