Сәфәр 21 көннән 30 көнгә кадәр сузылачак.
2027 елда Татарстанда яшәүчеләр өчен Согуд Гарәбстанына хаҗга баруның минималь бәясе хәзерге вакытта 5600 доллар яки бүгенге курс буенча 475 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта «ДУМ РТ Хаҗ» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
«Эконом-комби» тарифы кысаларында хаҗилар Казаннан, Мәскәүдән яки Екатеринбургтан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кадәр очалар, ә аннары автобуста Мәккә яки Мәдинәгә баралар. Сәфәр 21 көннән 30 көнгә кадәр сузыла.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев