Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен Сабантуй узды

Кукмара районында яшәүче 75 баланың 21е - тәрбиягә алган гаиләдә, 32се - опекун гаиләсендә яши, 36 уллыкка алган гаиләдә 40 бала тәрбияләнә.

Кукмарада тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрендә яшәүче балалар өчен Сабантуй узды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева һәм башка кунаклар котлады.

«Бүгенге көндә безнең районда яшәүче 75 баланың 21е – тәрбиягә алган гаиләдә, 32се опекун гаиләсендә тәрбияләнә. Шулай ук 36 уллыкка бала алган гаиләдә 40 бала яши», - дип билгеләп үтте Нурзидә Гаптелганиева.

Сабантуйда укуда һәм спортта аерылып торган балалар бүләкләнде. Аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук әти-әниләр район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Земфира һәм Рифхат Заһидуллиннарның ике уллары бар. Алар 2010 елда 6 яшьлек Никитаны һәм 4 яшьлек Викторияне үзләренә тәрбиягә ала.

«Кызганычка каршы, өч ел элек хатыным үлеп китте. Хәзер балаларны үзем тәрбиялим. Никита Нократ Аланында укый, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Виктория сәламәтлеге буенча Мәчкәрәдәге коррекция мәктәбендә белем ала. Балалар дус-тату, тәрбияле, хезмәт сөючән», - ди Рифхат Заһидуллин.

Заһидуллиннарның үз улларына килгәндә, берсе – чәчтарашханәдә эшли, икенчесе - шәхси эшмәкәр.

Сабантуй программасына кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар кертелгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев