Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр

Район башлыгы ветераннарның хәлләрен белеп, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты һәм үзенең котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды.

Район башлыгы Сергей Димитриев Зур Сәрдек авылында яшәүче сугыш ветераны Әхәт Вәлиев, Уразай авылында гомер итүче Борһан Сәлахетдинов һәм Өлге авылыннан Хәтирә, Мөбарәкҗан Салиховларның хәлләрен белеп, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды.

«Илебезне саклап калуда куйган хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез. Алга таба да тыныч илләрдә яшәргә язсын. Исән-сау булыгыз, ел саен сезнең янга киләбез, сезнең белән очрашулар бик рәхәт, алга таба да күрешүләр насыйп булсын», - диде район башлыгы. 

Бүгенге көндә районда якыннары, туганнарының кадер-хөрмәтендә җиде сугыш ветераны гомер итә. Безгә тыныч матур тормыш бүләк иткән хөрмәтле өлкәннәребез үз гомерләрендә күпме авырлык, ачлык-ялангачлык, сугыш михнәте күргәннәр, тик алар әле дә бирешмиләр. 

«Ленинградка 80 чакрымны җәяүләп барып кердек, ул вакытта аяк та, кул да бетмәгән, бер җир авыртмаган, Аллага шөкер. Немец самолетларын аэростат белән бәреп төшерә идек. 24 татар кызы идек без, икегә бүлделәр, землянкабызга снаряд төште, гомеребез бетмәгәч, ул да шартламады. Шуннан соң бу кызлар яныбызга йөгерешеп килгәннәр. Сөенечтән кочаклашып, кычкыра-кычкыра еладык. Сугыш беткәнен иртә белән ишеттек, йоклаган җирдән сикереп тордык. Биегез, җырлагыз, уйнагыз, көлегез, шәһәргә генә чыкмагыз, диделәр. Сугыш беткәч тә хезмәт иттек, 1945 елның август аенда гына туган якларга әйләнеп кайттык. Шинельләрдән пәлтәләр тегеп кидек. Хәзер тормыш бик әйбәт, нәрсә ашасак, нәрсә кисәк - шул бар, зарланырлык түгел. Еллар тыныч булсын, шифалы яңгырлар явып, игеннәр уңсын», - диде Өлге авылыннан Хәтирә апа Салихова, хатирәләрен барлап.
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев