Кукмарада узган «Балкыш» фестивалендә биш районыннан килгән үзешчән ветераннар катнашты
Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган иде.
Бүген район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VΙ республика фестиваленең зона этабы уза. Әлеге зур чарада республиканың биш районнарыннан үзешчән ветеран артислар катнашты. Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Фестивальне беренче булып кукмаралылар ачып җибәрде.
«Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз түгел. Быел жюрига һәм тамашачыларга өр-яңа программа тәкъдим итәбез. Ул - сугыш чоры җырларыннан төзелгән композиция. Әле күптән түгел генә Сосновкада узган “Уйнагыз гармуннар” конкурсында да шул программа белән чыгыш ясап, беренче урын алып кайттык. Бүген дә ул һәркемгә ошар, дип ышанабыз», - диде «Баламишкин» гармунчылар ансамбленнән Тәлгать Зиннәтуллин.
Быел фестивальнең Гала-концертын берничә тапкыр үткәрү планлаштырыла. Апрель аенда ул ТАССРның 100 еллыгына, май аенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак, ә октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында узачак икән.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев