Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр

Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү күләме 8,6 процент тәшкил итәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары шимбә көнне дөнья күргән», - диелә хәбәрдә.

Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Министрлыкта искәртүләренчә, социаль пенсияләр, пенсионерның узган ел өчен яшәү минимумы арту темпларын исәпкә алып, ел саен апрель аенда индексацияләнә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk