Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Махсус комиссия Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан оешма, кибетләрнең элмә такталарында телләр турындагы законның үтәлешен тикшерде
Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан күпчелек учреждение һәм оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылган, тик әлеге таләпләргә буйсынмаган кибетләр, сәүдә үзәкләре дә бар.
-
Сергей Димитриев православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады
«Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган Пасха бәйрәме күңелләрегезне җылытып, һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен», - диелә котлауда.
-
Кукмарада Җиңү көненә багышланган программа билгеле булды
Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.
-
Кукмарада 230 мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге катнашучы БалаSkills, JuniorSkills, WorldSkills стандартлары буенча үткән Чемпионатта көч сынашты
Алар 8 юнәлеш буенча үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте.
-
«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылыгыз һәм яңа акциядә катнашыгыз
Әлеге акциядә җиңүчебезгә без, редакция кызлары, бүләк ясарга булдык: язгы матур бер көндә шул кешенең өенә яки фатирына барып, тәрәзәләрне юып бирәбез.
-
Кукмарада балалар тынлы оркестры Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән акция үткәрде
Башта латинча «Z», ә аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелеп, оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды.
-
«Хәрбигә бүләк» акциясе кысаларында Кукмарадан ике машина бүләк Казанга китте
Район буенча барлыгы 4 тонна 201 килограмм авырлыктагы 350 посылка тупланды.
-
Кукмара районы «Хәрбигә бүләк» акциясенә кушылды
Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина сүзләренә караганда, кыска гына вакыт эчендә уртак көч белән 4 тонна 201 килограмм авырлыкта азык-төлек, кием салым, гигиена кирәк-яракларыннан торган 350 посылка әзерләнгән.
-
«Хезмәт даны» газетасы редакциясе әбунәчеләр өчен чәй өстәле оештыра
Бу чакыру газетабызга язылырга килүчеләр өчен генә.
-
«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында «Тәрәзә юа кызлар» акциясе бара
Аның шартлары бик гади: бары тик быелның икенче яртыеллыгы өчен (июль-декабрь айларына) «Хезмәт даны» яки «Трудовая слава» газеталарына язылырга гына кирәк.
-
Кукмарада укучыларның ата-аналары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Белемнәрен тикшерергә 60тан артык ата-ана килгән иде.
-
4 апрельдән 14 апрельгә кадәр «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына ташламалы бәядән язылырга була
Кибеттә бәяләр күтәрелә, ә бездә - төшә!
-
Кукмарага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде
Депутат федераль программа кысаларында капиталь төзекләндерелүче Кукмара өченче урта мәктәбендә ремонт барышы белән танышты, проблемалар белән кызыксынды, район Советы бинасында торак-коммуналь хуҗалыгы юнәлешендәге мәсьәләләр буенча сайлаучыларны кабул итте, «Барс-Арена» спорт сараенда тренерлар, спортчылар белән очрашты.
-
Кукмара районында язгы ташуга әзерлек эшләре алдан күрелә
Гөрләвекләр ага башлагач, авыл җирлекләренең көче белән елгалардагы суның күләмен даими рәвештә контрольдә тотачак.
-
Кукмарада Кошлар бәйрәме үткәрелде
Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды.