Кукмара районында яшәүче кызын югары уку йортына керткән өчен ришвәт бирүдә гаепләнеп суд каршына басачак
Тикшерү барышында җитәрлек дәлилләр тупланган.
Кукмара районы прокуратурасы районда яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эшен судка юллады. Ул РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче өлеше буенча — арадашчы аша вазифаи затка зур күләмдә ришвәт бирүдә, ягъни законсыз гамәлләр кылган өчен ришвәт тапшыруда гаепләнә.
Тикшерү материаллары буенча, 2020 елның 1 июненнән 25 июненә кадәр гаепләнүчедә кызын законда каралган конкурс тәртибен узып, югары уку йортына гарантияле рәвештә укырга кертү нияте барлыкка килә.
Максатына ирешү өчен ул арадашчылар чылбыры аша 95 мең сум акча тапшыра. Әлеге акча уку йортының әлегә ачыкланмаган вазифаи затларына бирелергә тиеш була.
Тикшерү барышында җитәрлек дәлилләр тупланган. Гаепләнүченең гаебе алдан тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләре, шулай ук акча күчерүләрен раслаучы банк документлары белән дәлилләнгән.
Аның гамәлләре арадашчы аша зур күләмдә ришвәт бирү һәм законсыз гамәлләр башкару өчен вазифаи затка акча тапшыру буларак квалификацияләнгән.
РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче өлеше буенча гаепле дип табылган очракта, 7 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев