Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Прокуратура

Кукмара прокуратурасы хезмәткәрләрнең хокукларын яклап тикшерү үткәрде

Кукмара районы прокуратурасы гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү өлкәсендә күзәтчелек чараларын дәвам итә.

Кукмара районы прокуратурасы муниципаль учреждениенең хезмәт законнарын үтәү буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларының күпсанлы һәм системалы рәвештә бозылуы, шулай ук җитәкчелек тарафыннан кадрлар эшен алып баруда тупас хаталар җибәрелүе ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 һәм 67нче маддәләре таләпләрен бозып, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре төзегәндә эш урыннарындагы хезмәт шартлары күрсәтелмәве, ә хезмәт килешүләренең икенче данәләре хезмәткәрләргә имза куйдырып тапшырылмавы билгеләнде.

Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 72нче маддәсе таләпләренә каршы килеп, хезмәт хакын үзгәртү турында өстәмә килешү яклар тарафыннан имзаланмаган һәм хезмәткәргә тапшырылмаган.

Тикшерүчеләр учреждение хезмәткәрләренең берсен эштән азат итү очрагына аеруча игътибар бирде. Ачыкланганча, хезмәткәргә РФ Хезмәт кодексының 193нче маддәсе таләп иткәнчә язмача аңлатма алынмыйча, шелтә рәвешендә дисциплинар җәза бирелгән.

Соңрак әлеге хатын-кыз эштән азат ителгән. Әмма хезмәт килешүен өзү процедурасы да закон бозулар белән башкарылган: хезмәткәр вакытлыча хезмәткә яраксыз булган чорда аны төрле нигезләр буенча (РФ Хезмәт кодексының 81нче маддәсе 1нче өлешенең 7нче пункты һәм 278нче маддәсе 1нче өлешенең 2нче пункты нигезендә) эштән чыгарганнар. Закон буенча мондый гамәлләр тыела.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчесе гамәлләрендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре ачыкланган. Хокук бозу факты җыелган материаллар, вазифаи зат аңлатмалары һәм тикшерү акты белән раслана.

Кукмара районы прокуратурасы гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү өлкәсендә күзәтчелек чараларын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев