Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Полезная информация на татарском

Гәҗит турында

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталары 1930 елның 14 сентябреннән чыга. Газетаның бай тарихы, кызыклы, үзенчәлекле традицияләре бар. 1930 елның 10 августында Кукмара районы оешкач типография ачыла. Бу вакытта район газетасы редакциясе коллективын туплау, аның матди базасын булдыру эшләре бара. Шул ук елның 14 сентябрендә...

Колхозлар оешып алар ныгый төшкәч газета "Колхоз, алга" исеме белән чыга башлый. Ул елларда газетаның редакторы булып Ф.Төхвәтуллин, Г.Хәмидуллиннар эшлиләр. Аннан соң газета төрле елларда "Большевик", "Кызыл Кукмара", "Коммунизм таңы" исемнәре белән чыгарыла. Газетаның редакторлары булып М.Мөхәммәтов, Г.Галиуллин, Г.Гаянов, Ә.Хуҗиев, Я.Гайнуллин, М.Галиева, В.Кормильцев, Ш.Нигъмәтуллиннар эшлиләр.
1965 елның 14 апреленнән район газетасы "Хезмәт даны" исеме белән чыга башлый. Аңа 21 ел дәвамында хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әхмәт Минһаҗ улы Фәтхуллин җитәкчелек итә. Аннан соң шактый еллар Мирзәхмәт Габделхак улы Идрисов редакторлык итте. Соңгы 15 ел дәвамында газетаның баш мөхәррире булып Расим Газиз улы Ризванов эшләде. 2011 елның ноябреннән газетаның баш мөхәррире булып Гөлгенә Мөдәрис кызы Шәрипова эшли башлады.
Газетада озак еллар эшләгән журналистлар - сугыш ветераннары Сергей Васильев, Габделхәй Камалетдинов, Садрый Минһаҗев, Шәрифулла Нигъмәтуллин, шулай ук Ярмөхәммәт Гайнуллин, Мәрьям Галиева, Нур Идрисов, Надирә Маняпова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурулла Шәрифуллин, Рузилә Закирова, Хафиз Тимербаев, Әнәс Әхмәдиев, Рәшит Минлегалиев, Фаил Зәйнуллин, Азат Сабитовларны Лилия Нургалиева, Гөлҗофар Миннеханова, Алсу Сәләхетдинова, Ризилә Корбанова кебек тәҗрибәле журналистлар дәвам итә.
"Хезмәт даны" газетасы бүген яңа технологияләр кулланып, 6928 данәдә таратыла. Газетаның бай эчтәлекле, матур эшләнештә чыгуына хезмәткәрләр Лилия Гарифуллина, Валентина Мамаева, Лариса Малова, Гөлия Нуриева, Эльвира Әскәрова, Эльвира Мөбарәкшина, Гөлия Дәминова, Марат Бариев, Ленар Шәйдуллин, Светлана Афанасьева, Дания Миннемуллина, Алсу Гатауллина, Ришат Гарифуллин зур өлешләрен кертәләр.
Газета киң җәмәгатьчелеккә танып чыгарыла. Хәбәрчеләр белән эшләүгә игътибарны арттыра бара.
Район газетасы каршында 1970 елдан бирле "Салават күпере" иҗат берләшмәсе эшли. Бүген республика күләм танылган язучылар Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Рәниф Шәрипов, Рәшит Бәшәр, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүдиләр нәкъ менә шушы берләшмәдән олы иҗатка юл алдылар.
Район типографиясенең матди-техник базасы да ныгый бара. Хәзер полиграфия продукциясе заманча техника кулланып җитештерелә. Типографиягә 40 ел инде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Хәсән улы Кәрәмов җитәкчелек итә. Тәҗрибәле эшче-хезмәткәрләр Клара Шәфигуллина, Анна Иванова, Лидия Федорова, Рөстәм Карамов, Эльмира Карамова районның полиграфия продукциясенә булган ихтыяҗын тулы канәгатьләндерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X