Ранил Гыйниятуллин: Ак халат кию хыялы һаман да күңелемдә яши
Түбән Өскебаш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче Ранил Гыйниятуллин инде җиде елга якын ЮХИДИ хезмәткәре булып эшли, бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы вазыйфасын били.
«Мин мәктәпнең сигезенче сыйныфында укыганда полиция яисә табиб булу турында хыяллана башладым. Фәннәрне тырышып үзләштердем, белем йортын медальгә тәмамладым. Документларымны ул вакыттагы Алабуга милиция мәктәбенә һәм Ижевск медицина академиясенә тапшырган идем, Алабугадан беренчерәк булып укырга чакырып хәбәр килде. Шуннан соң мин бар тырышлыгымны әлеге юнәлештә белем алуга багышладым һәм моңа бер дә үкенмим. Әмма ак халат кию хыялы күңелнең бер түрендә һаман да яши», - ди Ранил.
...Дипломлы яшь белгечне район эчке эшләр бүлегендә җылы каршы алалар. Алты елга якын ул Кукмараның Вахит һәм Нур Баян урамнарында участок инспекторы булып эшли, сигез ай тикшерүче вазыйфасын башкара, читтән торып Казанның юридик институтын тәмамлый. Ә инде 2014 елның ноябреннән ЮХИДИгә билгеләнә.
Юл хәрәкәте инспекторларыннан сабырлык, ныклык, түземлелек, кеше белән ачык итеп, аңлаешлы сөйләшә белү генә түгел, ә тирән белем, психологик һәм физик яктан яхшы әзерлек тә сорала. Кемнәр белән генә очрашмый да, нинди генә вакыйгаларның шаһиты булырга туры килми аларга?! Ранил Гыйниятуллин да ЮХИДИгә эшкә урнашканнан соң, үзенең тәүге тапкыр юл фаҗигасе булган урынга чыкканын яхшы хәтерли.
«Өлге-Иске Юмья автоюлында иртә белән Казаннан яшелчәләр алып кайтучы УАЗ машинасы КамАЗ белән бәрелешкән иде. Калай өеменә әверелгән кабина эчендә кап-кара кан эчендә ятучы яшь егетне мәңге онытасым юк. Үлгән иде ул. Үземнең дә яшь чак бит, салкын тир бәреп чыкты, күздән яшьләр килде. Ничек кенә әти-әнисенә, якыннарына хәбәр итәргә инде дип, бик нык борчылдым. Хезмәт итү чорында фаҗига корбаннары белән шактый очрашырга туры килсә дә, монысы еллар узган саен да онытылмый», - ди ул.
Инспектор белән юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында да сөйләштек. Аеруча урта яшьтәгеләр кагыйдәләргә бармак аша карый, күбесе иминлек каешын куярга оныта, исерткеч эчемлек, наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручыларның саны да елдан-ел арта, ди ул.
«Яшьләр арасында үзләрен бик “текә”гә санаучылар шактый. Кайберләре, үзең белән таныштырырга да өлгермисең, тизрәк телефонын алып видеога төшерә башлый. Әлбәттә, аларга закон таләпләрен аңлатабыз. Безнең беркемне дә тик торганнан штрафка тарткан юк, план тутыру дигән бурыч та йөкләнми. Элегрәк теге яисә бу хокук бозу өчен беркетмә төземәсеннәр өчен, инспекторларга ришвәт бирү очраклары шактый булган. Әмма минем бер дә андыйлар белән очрашканым юк. Безнең патруль автомобильләре махсус видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазландырылган, үзебезгә дә постка, рейдларга чыкканда күкрәккә беркетелә торган камералар бирелә», - ди Ранил Маних улы.
Ранил Гыйниятуллин эшендә алдынгы хезмәткәр булса, гаиләсендә улы белән кызына үрнәк әти, пар канаты Миләүшәгә ныклы терәк, таяныч.
«Хатыным минем хезмәтне аңлый. Шуның өчен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тыныч күңел белән эшкә китәм. ЮХИДИ инспекторы өчен анысы аеруча мөһим», - ди Ранил.
Дәүдәт автоинспекциясе службасы оешуга 3 июльдә 85 ел тула.
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ:
Барлык хезмәттәшләремне, ЮХИДИ ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Җәяүлеләрне, шоферларны юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырам, хәерле имин юллар телим.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев