Район башлыгы Сергей Димитриев игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар, игеннәрне теземнәргә салучы механизаторлар, ашлык ташучы алдынгы шоферлар, көзге чәчүгә җир әзерләүче тракторчылар янында булды. Ул урып-җыю эшләре барышында (19-25 июль көннәрендә) югары күрсәткечләргә ирешеп, беренче - өченче урыннарны алучы кыр батырларына үзенең Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды. Менә кемнәр алар...
Район башлыгы Сергей Димитриев игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар, игеннәрне теземнәргә салучы механизаторлар, ашлык ташучы алдынгы шоферлар, көзге чәчүгә җир әзерләүче тракторчылар янында булды. Ул урып-җыю эшләре барышында (19-25 июль көннәрендә) югары күрсәткечләргә ирешеп, беренче - өченче урыннарны алучы кыр батырларына үзенең Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.
Менә кемнәр алар кыр батырлары:
"Урал" хуҗалыгыннан Раниф Ганеев, Илназ Бикмөхәммәтов, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев, "Восток" хуҗалыгыннан 40 ел трактор иярләгән Рафаэль Бикмөхәммәтов, "Тойма" ширкәтеннән Райнаф Галиев, Рафис Шакирҗанов, Ришат Хәбибуллинар.
Лилия Нургалиева. Автор фотолары
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев