Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры үтте

Бәйгедә 30 команда үз көчен сынады.

Манзарас урта мәктәбендә балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата җаваплылык тәрбияләү максатында «Имин тәгәрмәч» дип исемләнгән район бәйгесе узды.

Чарада район мәктәпләреннән 30 команда катнашты. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары берничә этапта көч сынашты. Алар велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл картасы, тормыш иминлеге нигезләре буенча үзләренең белемнәрен сынады.

«Бергәләп — имин юл хәрәкәте өчен» дип аталган иҗади бәйге Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.

Барлык этаплар буенча җыелган баллар нәтиҗәсендә, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы лаек булды. Икенче урында — беренче гимназия, өченче урында — Олыяз урта мәктәбе командасы.

Аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. «Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр» исеменә Зур Сәрдек гимназиясе командасы лаек булды. «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре» буенча — Кукмара 3нче урта мәктәбе, «Велосипедта фигуралы йөрү»дә — Поч.Кучук урта мәктәбе, «Тормыш иминлеге нигезләре»ндә Түбән Өскебаш мәктәбе командасы җиңү яулады.

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балалар арасында юл хәвефсезлеген пропагандалауның нәтиҗәле формасы булып тора.

— Районда «Имин тәгәрмәч» конкурсын уздыру матур традициягә әйләнде. Балалар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшы белергә, шулай ук фаҗигаләр килеп чыкканда беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Җиңүче команда республика этабында катнашып, район данын яклаячак, — диде ул.

Бәйге барышында балаларның җитдилеге, җаваплылыгы һәм әзерлек дәрәҗәсе аеруча күзгә ташланды. Мондый чаралар яшь буында юлларда имин йөрү күнекмәләрен ныгытып кына калмый, ә аларны берләштерә, актив һәм җаваплы булып үсәргә этәргеч бирә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»; Елена Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев