Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада чүплекләргә каршы рейд үткәрелде

Әлеге чараның максаты — районнарда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне һәм чүп өемнәрен ачыклау.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән килешү кысаларында, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт, бюджет учреждениесенең юл сервисы объектларын мониторинглау һәм анализлау буенча әйдәп баручы белгече Надежда Куликова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге начальнигы Елена Яковлева белән рейд үткәрелде.

— Әлеге чараның максаты — районнарда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне һәм чүп өемнәрен ачыклау. Шул ук вакытта әйләнә-тирәбездә тәртип урнаштыруны профилактикалау да булып тора. Кешеләргә әлеге мәгълүмат барып җитәргә һәм мондый күренешләр кабатланмаска тиеш. Бүгенге рейд вакытында төзелеш материаллары, көнкүреш калдыклары, машина тәгәрмәчләре һәм башка әйберләр чүп булып өелеп яткан урыннар ачыкланды. Тупланган барлык материаллар да экология министрлыгына җибәреләчәк. Ә алар үз чиратында, чүплекләр табылган участок хуҗаларына карата тиешле чарасын күрәчәк, — дип сөйләде Надежда Куликова. 

Елена Яковлева исә райорндашларга мөрәҗәгать итеп, табигатьне сакларга кирәклеген ассызыклап үтте.

— Чүплекләр — ул бер көнлек кенә күренеш түгел, аларны тиз генә чистартып бетереп булмый. Шуңа күрә барыбыз да әйләнә-тирәбезгә карата игътибарлы булсын иде, — диде ул.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев