Кукмара районында узачак керәшен халкының «Питрау» бәйрәмендә Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак
Көн темасы

Кукмара районында узачак керәшен халкының «Питрау» бәйрәмендә Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак

Район халкын һәм кунакларны төрле конкурслар, уеннар, төнге учак тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары, салют һәм башкалар көтә.

12 июльдә Кукмара районының Кече Чура авылында «Питрау» бәйрәме узачак.

Бәйрәм сәгать 18.00дә башлана.

18.40-22.00 сәгатьләрдә – «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле чыгышы, Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркеме концерты.

18.00-23.00 сәгатьләрдә фудкорт (туклану) зоналары эшләячәк.

18.30-19.30 сәгатьләрдә – «Керәшен чибәре» район конкурсы.

18.00-21.00 сәгатьләрдә - мастер-класслар, халык-гамәли сәнгате күргәзмәләре.

18.40-22.00 сәгатьләрдә – өлкәннәр арасында көрәш.

22.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.

22.10 сәгатьтә – учак аша сикерү («Питрау учагы»), төнге учак тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары, суга такыялар төшерү.

22.00-23.30 сәгатьләрдә – концерт, дискотека.

0+

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев