Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара өченче урта мәктәбендә республика семинары узды

Семинарның төп максаты — төгәл фәннәрне укытуда заманча алымнарны тарату, тәҗрибә уртаклашу, укучыларның фәнни потенциалын үстерү юлларын барлау.

Кукмара өченче урта мәктәбе мәртәбәле кунакларны кабул итте. Биредә «Физика-математика алгарышы» республика проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды. 

Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Мәгарифне үстерү институтының укыту-методика эше буенча проректоры Александр Хохлов, КФУның Югары педагогик осталык мәктәбенең өлкән укытучысы Фәридә Кадыйрова, шулай ук Арча, Балтач, Мамадыш, Теләче районнары һәм Казан шәһәренең белем бирү оешмалары җитәкчеләре, математика, физика, информатика укытучылары, мәгълүмати берләшмә җитәкчеләре, методистлар катнашты. 

Семинарның төп максаты төгәл фәннәрне укытуда заманча алымнарны тарату, тәҗрибә уртаклашу, укучыларның фәнни потенциалын үстерү юлларын барлау иде. Пленар утырышта «Физика-математика алгарышы», «Физика-химия алгарышы» стратегик проектларын тормышка ашыру, «Мәктәп эскәмиясеннән инженерлык фикерләве: теориядән практикага» дигән темаларга чыгышлар яңгырады.

Чара кысаларында «Геройлар җире. Тарих. Хәтер» проекты презентацияләнде, катнашучылар математиканы укытканда фәнара бәйләнешләрне куллану, математик уеннар, математик батл форматындагы дәресләр, мастер-класслар, ачык дәрес һәм түгәрәк үрнәкләре белән танышты. Проект кысаларында кулланылучы инновацион технологияләр, цифрлы белем бирү ресурсларын нәтиҗәле файдалану тәҗрибәсе дә зур кызыксыну уятты. 
Мәктәп коллективының системалы эше югары бәяләнде. Тәкъдим ителгән тәҗрибә башка белем бирү оешмалары өчен үрнәк буларак билгеләп үтелде.

Мондый очрашулар укытучыларның һөнәри үсешенә көчле этәргеч бирә, ә укучыларда төгәл фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уята.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар